news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендә узачак Бөтенроссия авыл Сабан туеның рәсми сайты ачылды

Тәкъдим-теләкләре булган кешеләр сорауларын оештыручыларга сайт аша юллый ала.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Быел 15 июльдә Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында узачак VIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның рәсми сайты ачылды. Сабан туе тарихы һәм 2017 елда Россия күләмендәге татар милли бәйрәмен каршылаучы Пенза өлкәсе татарлары турында мәгълүматлар туплаган сайт Сабантуй2017.рф адресы буенча урнашкан.

Бүген илдә 4 меңләп татар авылы исәпләнә. 2016 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылында узган иде.

Рәсми рәвештә 1681 елда нигез салынган Урта Әләзән авылы Пензада гына түгел, Россиядә иң зур татар авылларының берсе. Бүген биредә 9 меңгә якын кеше яши. Авылда 2,5 мең хуҗалык, дүрт тегермән, май цехы, тегү цехы, йортлар төзелеше буенча цех, Мәдәният сарае, 11 мәчет, мәдрәсә, ике урта мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, сырхауханә, 24 кибет, кафе бар. Пенза өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте 2003 елда оешкан иде. Моннан тыш, өлкәдә татарларның җирле унике милли-мәдәни мохтарияте һәм җәмгыяте эшләп килә. 2011 елдан айга бер тапкыр рус һәм татар телләрендә “Пенза татарлары” газетасы нәшер ителә.

Сабан туена багышланган сайтта Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцевның сәламләү сүзе урнаштырылган. Шулай ук анда Сабан туена әзерлек барышы яктыртылып килә, бәйрәм чараларының программасы да биредә урнаштырылачак. Тәкъдим-теләкләре булган кешеләр сорауларын оештыручыларга шушы сайт аша юллый ала.

Урта Әләзәндә бәйрәм мәйданы 30 гектарны биләр, бәйрәмгә 35 төбәктән делегацияләр килер, 50 меңнән артык кунак җыелыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100