news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсендә татар милли киемнәре күргәзмәсе булды

Анда балалар өчен «Татар орнаменты» остаханәсен уздырдылар.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» өлкәнең Россия көненә багышланган «Күп милләтле әйлән-бәйлән» милли-мәдәни автономияләре фестивалендә катнашты.

Фестивальдә мәктәп һәм көллият укучылары, иҗтимагый милли берләшмәләр активистлары Пенза өлкәсе территориясендә яшәүче халыкларның милли костюмнар, көнкүреш, әдәбият һәм милли кәсеп күргәзмәләре мәйданчыклары белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» активистлары милли татар костюмын тәкъдим итте, декоратив-гамәли иҗат һәм халык кәсебе предметлары, татар телендә китап басмалары күргәзмәсе оештырды һәм балалар өчен «Татар орнаменты» остаханәсен уздырды.

Бәйрәм концертында Пенза өлкәсенең милли-мәдәни автономияләрен тәкъдим итүче солистлар һәм ансамбльләр башкаруында милли телләрдә җырлар яңгырады.

news_right_1
news_right_2
news_bot