Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенза өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре уза
Пензалылар Каменск һәм Сосновоборск районнарындагы мәктәпләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклау эшчәнлеге белән таныштырачак.
(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”) 30 ноябрь һәм 1-2 декабрьдә Пенза өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре уза, дип хәбәр итә Пенза крае Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Татар мәгарифе көннәре тантаналы төстә М.Лермонтов исемендәге өлкә үзәк китапханәсендә үтәчәк. Кунаклар өчен биредә “Татар әдәбияты”, “Пенза крае әдәбияты”, татар милли кул эшләре күргәзмәләре тәкъдим ителә. Пензаның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы аерым программа әзерләгән.
Татар мәгарифе көннәрендә катнашучылар алдында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова, Пензаның мәгариф министры вазифасын башкаручы Гүзәл Баткаева һәм өлкәнең Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Бакир Акъегетов чыгыш ясар дип көтелә.
Бу көнне ике төбәкнең Мәгариф министрлыклары арасында хезмәттәшлек итү турында килешүенә кул куелачак. Шулай ук “Туган телне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” темасына фәнни-гамәли конференция узачак. Мәктәп укучылары арасында үткәрелгән V “Туган ягым, сине яратам!” төбәк бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү чарасы булачак.
1-2 декабрьдә делегация Каменский районының Кикин авылында урта мәктәптә һәм Сосновоборск районының Госман авылындагы урта мәктәптә туган телне, мәдәниятны саклау юнәлешендә алып барылган эшчәнлек белән танышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз