news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендә тарихта беренче тапкыр Г.Камалның “Банкрот” пьесасы куелачак

Театр режиссеры Равилә Кучер сүзләренчә, сатуда спектакльгә билетлар калмаган.

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Тарихта беренче тапкыр Пенза өлкәсендә Галиәсгар Камалның “Банкрот” пьесасы куелачак. Театр режиссеры Равиля Кучер “Татар-информ” хәбәрчесенә әйткәнчә, сатуда спектакльгә билетлар калмаган. “Татар-информ” хәбәрчесе спектакльдә төп рольне башкаручы актриса Гүзәл Сәфәрова белән дә әңгәмә корды.

Пьесаны Гафур Коләхмәтов исемендәге татар халык театры куячак.

Гүзәл Сәфәрова  сүзләренчә, театрда якынча 20 кеше уйный. “Безнең коллективта якынча 20 кеше, димәк, спектакльдә 20 төрле роль була”, - диде ул.

Г.Камалның “Банкрот” пьесасын кую - аның идеясе. “Пензада бу пьесаны, җитмәсә ул татар телендә, әле беркем дә куймады. Казанда, башка җирләрдә бу пьесаның куелышын минем инде берничә тапкыр күргәнем бар. Пензада да куясы килде. Шушындый көнне шундый спектакль була дигәч, килергә теләк белдерүчеләр җитәрлек булды. Монысы бик шатландыра”, - диде Гүзәл Сәфәрова.

Ул үзе спектакльдә комедиянең баш каһарманы Сираҗетдин Туктагаевның хатыны Гөлҗиһан булып уйный. “Мин Сираҗетдинның хатыны Гөлҗиһан булып уйныйм. Исемнәрдә, сюжетта бернинди дә үзгәреш юк. Бары тик, спектакль Мәдәният һәм ял үзәгенең Кече залында булу сәбәпле, пьеса вакытын кыскартырга туры килде. 3 сәгать барырга тиешле спектакль безнең куелышта 1-1,5 сәгать дәвам итәчәк. Комедиянең сюжетына бернинди дә зыян килмәде. Без бары тик төшереп калдырырга мөмкин булган мизгелләрне гына кыскарттык. Сәхнә кечкенә, җитмәсә сәхнә җиһазларын да куярга кирәк, шуңа күрә кыскартырга туры килде инде”, - диде Гүзәл Сәфәрова.

Аның сүзләренчә, спектакльдә уйнаучылар профессиональ артистлар түгел. “Спектакльне Пенза өлкә башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм студентлар куя. Без барыбыз да саф татар телендә рәхәтләнеп сөйләшәбез”, - диде ул.

Театр режиссеры Равилә Кучер сүзләренчә, сатуда билетлар калмаган. “Сатуда 3 билет калды. Әмма без аларны сатмаячакбыз. Билетлар калмады дияргә була. Ул билетларны килергә теләүчеләр булса дип калдырдык. Спектакль эшләре 6 ай барды. Мин пьесаны укыдым, башка куелышларны карадым һәм үз линиям буенча спектакль куйдым. Спектакль татар телендә булу сәбәпле, бераз авырлыклар чыккалап торды. Комедиябез халыкка ошаса, без спектакльне тагын 22 апрельдә һәм май аенда куячакбыз. Тамашадан кергән акча Пенза өлкәсендәге авыл театрлары коллективларына драматургия әсәрләре һәм методик әдәбият сатып алыгу тапшырылачак. Әле безнең планнарда спектакль белән башка авылларга йөрү идеясе дә бар”, - диде режиссер.

Галиәсгар Камалның “Банкрот” пьесасы буенча спектакль-комедиянең премьерасы 14 апрель көнне Пензада Мәдәният һәм ял үзәгенең (Ленин ур., 11А) Кече залында 18.00 сәгатьтә булачак. Билет бәясе 150 сум.

Белешмә: «Банкрот» комедиясендә ХХ йөз башындагы татар сәүдә буржуазиясенең акча артыннан куу юлындагы кешелексезлеге һәм түбәнлеге оста тасвирлана. Татар сәүдәгәрләренең, наданлыклары аркасында бөлеп, банкротлыкка чыгуы ул вакытларда шактый киң таралган була. Сираҗетдин Туктагаевның прототибы – Казан байларыннан Минһаҗетдин Апакаев дигән сәүдәгәр. Ул да шулай акылдан шашкан булып бурыч түләүдән котыла, ләкин аның котылуы Сираҗетдиннекеннән үзгәрәк була. Аны психбольницага салалар, зур взятканы ул шундагы врачларга биреп чыга. Г.Камал бу детальләргә игътибар итми. Ул бу образда гомумән байларның алдакчы һәм комсыз кешеләр булуын фаш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100