news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендә көрәш буенча Беренчелек үтте

Ярышларда Кузнецк, Пенза, Городище, Иссинск һәм Кузнецк районнарыннан көрәшчеләр катнашты.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәрендә көрәш буенча Беренчелек үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Ярышларда Кузнецк, Пенза, Городище, Иссинск һәм Кузнецк районнарыннан көрәшчеләр катнашты.

Көрәш буенча Пенза өлкәсе чемпионаты һәм Беренчелегентатар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Җиһанша Туктаров белән шәһәр башлыгы Сергей Златогорский  ачты. 

Җиһанша Туктаров Сергей Златогорскийга Пенза өлкәсендә көрәш үсешенә керткән өлеше өчен Кубок тапшырды, шула ук Пенза өлкәсенең Татар энциклопедиясен бүләк итте.

Пенза өлкәсе чемпионаты һәм Беренчелеген оештыруда һәм уздыруда актив катнашкан активистлар татар милли-мәдәни автономиясе һәм Пенза өлкәсендәге «Россия Көрәш Федерациясе» Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100