news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендәге Җәлил авылы 295 еллыгын бәйрәм итә

Җәлиллеләр авыл юбилее көнен күңелле җырлар һәм биюләр белән билгеләп үтте.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 8 августта Пенза өлкәсенең Неверкино районындагы Җәлил авылы 295 еллыгын билгеләп үтте. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәлиллеләр авыл юбилее көнен күңелле җырлар һәм биюләр белән билгеләп үтте.

Бәйрәмне авылның имама-хатыйбы Фәрит хәзрәт Коновалов ачты. Тантанада авылдашларын Иске Андреевка авыл советы рәисе В. В. Суконников котлады. Губернатор И. А. Белозерцев котлавын Неверкино районы хакимияте башлыгы урынбасары Н. В. Акчурина җиткерде.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң барлык кунакларны Җәлил һәм Иске Андреевка авыллары солистлары һәм коллективлары һәм Казан шәһәре татар эстрадасы артисты Руслан Фәйзиков катнашында концерт программасы көтте. Бәйрәм кунакчыл чәй өстәле артында тәмамланды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100