Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенза өлкәсендә «2020 ел химаячесе» номинациясендә Ринат Әбүзәров җиңде
Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Ринат Әбүзәров ирекле көрәш һәм көрәшне үстерүгә ярдәм иткән өчен бүләкләнде.
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенза өлкәсендә 2020 ел нәтиҗәләре буенча «Ел химаячесе» номинациясендә Ринат Әбүзәров җиңде. Бу хакта Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.
Пензада спорт өлкәсендә ел нәтиҗәләр ясалды. Чарада физик культура һәм спорт өлкәсендә төбәк номинацияләре лауреатлары игълан ителде.
2020 ел нәтиҗәләре буенча «Ел химаячесе» номинациясендә Татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитет президиумы әгъзасы һәм автономия рәисе урынбасары Ринат Әбүзәров иң яхшысы дип табылды. Ул Пенза өлкәсендә ирекле көрәш һәм көрәшне үстерүгә ярдәм иткән, ирекле көрәш спорт клублары челтәрен үстергән өчен бүләкләнде.
Ринат Әбүзәровны котлап, аңа алга таба да уңышлы тормыш юлын һәм масштаблы максатларының тиз арада тормышка ашуын теләделәр, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз