news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе татарлары конгрессы Интернетта барлыгын белдерде

Сайтта ул үзен «Пенза өлкәсе эшкуарларына ярдәм итү иптәшлеге»нең башкарма органы дип атый

 (Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Пенза өлкәсе татарлары конгрессы үзенең сайтын эшләтеп җибәрде. Бу сайтта ул үзен «Пенза өлкәсе эшкуарларына ярдәм итү иптәшлеге»нең башкарма органы дип атый.

Искәндәр Бахмутов islamnews.ru сайтында язуынча, бу сайтның төп кыйммәте — татар энциклопедиясе. Бу белешмә-ресурста Пенза өлкәсе татарларына караган төрле мәгълүмат тупланган.

Танылган җирле журналист Фатыйх Зюзин туплаган материал 2080 мәкалә, 44 кушымта, 284 татар авыллары һәм татарлар яшәгән торак пунктлары, 312 татар ыруы турында кыска мәгълүмат, танылган 348 шәхеснең биграфияләрендә бирелгән.

Энциклопедия Пенза өлкәсе татарлар турында гына язмый. Заманында өлкә белән бергә кушылган, күрше территорияләрдә: Мордовия, Сарытау, Тамбов, Сембер өлкәләрендәге милләттәшләребез дә игътибарсыз калмаган.

Кызганыч, сайтны бары тик урыс телендә генә укып булла, дип шул хакта яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100