Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсе Татар автономиясе «Мин яратам сине, туган ягым!» бәйгесенә нәтиҗә ясады
Балалар туган якны өйрәнүче тарихчыларда да кызыксыну уяткан вакыйгаларны сурәтли һәм фактлар китерә.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенза өлкәсендә «Мин яратам сине, туган ягым!» бәйгесенә нәтиҗә ясадылар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте.
Конкусрның төп максаты үсеп килүче буынны үз халкы һәм туган як тарихын өйрәнүгә җәлеп итүдән гыйбарәт иде.
Бәйгенең нәтиҗәләре жюри әгъзаларын гаҗәпкә калдырды. Үз эшләрендә балалар туган якны өйрәнүче тарихчыларда да кызыксыну уяткан вакыйгаларны сурәтли һәм фактлар китерә. Конкурска җибәрелгән иң яхшы язмаларны туплап, аерым җыентык бастырып чыгару күздә тотыла.
Татар автономиясе бәйгене оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгына рәхмәт белдерә.
10 мартта «Әдһәм Рәхим улы Тенишев – кеше һәм галим» дигән фәнни-гамәли конференция узачак, шулай ук «Мин яратам сине, туган ягым!» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз