news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе мөселманнары арасында волейбол ярышлары узган

Чараны оештыруда Россия мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәм иткән.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Пенза өлкәсендә эшләүче мәчетләр арасында волейбол ярышы оештырылган.

2022 елның 13 февралендә Городище районының Урта Әләзән авылындагы «Нур» физкультура-сәламәтләндерү комплексында волейбол буенча чемпионат кубогы узган. Чара Россия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән, Идел буе Болгар дәүләтендәге халыкларның ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында оештырылган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Ике ай дәвамында Урта Әләзән авылының «Нур» спорт комплексында мәчетләр арасында волейбол буенча чемпионат узды. Кубокта 6 команда катнашкан: «Җәмигъ мәчете», 9 нчы мәчет, «Әнәс ибн Мәлик» мәчете, «Кәшшаф һәм Зөләйха» мәчете, «Рәҗәб» һәм «Ахун» мәчетләре. Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә бүленгән:

1 урын — «Кашшаф һәм Зөләйха» мәчете

2 урын — «Ахун» мәчете («2116 нчы Мәхәллә» мөселман дини оешмасы)

3 урын — «Рәҗәб» мәчете

Турнир җиңүчеләре күчмә кубок белән бүләкләнгән. Истәлекле вакыйга — Идел буе Болгар дәүләтендә яшәүче халыклар тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, «Кәшшаф һәм Зөләйха» мәчетенә икенче кубок тапшырылган. 1, 2, 3 нче урын алган командаларга грамоталар һәм медальләр бирелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100