news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе башлыгы: Әдһәм Тенишев - бөек һәм бай татар мәдәниятенең бер өлеше

Россиядә тюркология мәктәбенә нигез салган галим Әдһәм Тенишевның тууына 100 ел тулу уңаеннан Пензада «Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре» конференциясе ачылды.

Пенза өлкәсе башлыгы: Әдһәм Тенишев - бөек һәм бай татар мәдәниятенең бер өлеше
Абдул Фархан

(Пенза, 22 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Пенза өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы Олег Мельниченко Пензада туган күренекле татар галиме Әдһәм Тенишевны искә алды.

«Тенишев бөек һәм бай татар мәдәниятенең бер өлеше буларак кабул ителә. Өлкә территориясендә 100 меңнән артык төрки халык вәкилләре яши. Тенишев фамилиясе һәм аның тормыш юлы аларга Пензада яшәү үрнәге булып тора», - диде Олег Мельниченко Пензада Әдһәм Тенишевның 100 еллыгына багышланган чарада.

Бүген Пензада «Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Чара Россиядә тюркология мәктәбенә нигез салган галим Әдһәм Тенишевның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырыла.

«Тенишев юбилее — Пенза өлкәсенең мәдәни һәм иҗтимагый тормышы өчен зур вакыйга. Ул тюркология буенча 300 дән артык фәнни эш авторы. Бу бик зур хезмәт. Галим төрки телләрнең лингвистикасын тикшергән», — диде Олег Мельниченко конференциянең пленар өлешендә

Губернатор вазифасын башкаручы бөтенроссия конференциясенең татар милли автономиясе инициативасы белән оештырылганын әйтте.

СССР Фәннәр академясенең мөхбир әгъзасы Әдһәм Тенишев 1921 елның 25 апрелендә Пензада татар гаиләсендә туа. Әнисе Әминә Алим кызы һәм әтисе — татар дворян нәселенең дәвамчысы Рәхим Мөбин улы Тенишев улларын белемле итү өчен көчләрен кызганмыйлар.

1945 елда Ленинград университетының көнчыгыш факультетына укырга керүе Әдхәм Тенишевның галим-тюрколог булып фонмалашуына этәргеч бирә.

1956 елда СССР Фәннәр академиясе Президиумы Тенишевны Кытай фәннәр академиясенә төрки телләрне өйрәнүдә ярдәм итү максатыннан Кытайга җибәрә. 1959 Мәскәүгә кайткач, ул борынгы уйгур, салар, сарыг-югур телләре һәм уйгур диалектлары буенча фәнни эшләр яза.

1977 елда Әдһәм Рәхим улы ЮНЕСКО карамагында булган Европаның Баш Атласы редакциясе әгъзасы була.

Хезмәт дәверендә академик тюркология өлкәсендә уңышлы эшләүче 20 фән докторы, 30 фән кандидаты әзерли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100