Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсе “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасына 2 ел тулды
Оешма әгъзалары аны үзләренчә — тагын бер чара белән билгеләп үттеләр.
(Казан, 28 гыйнвар, "Татар-информ"). Пенза өлкәсе “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасына 2 ел тулды. Оешма әгъзалары аны үзләренчә — тагын бер чара белән билгеләп үттеләр, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайты.
Хәзерге вакытта татар милли-мәдәни мөхтәрияте эшли торган бинада курчаклар ясау буенча мастер класс оештырдылар. Мастер-классны танылган курчак ясау остазы Равилә Исхак кызы Акҗигитова уздырды. Бу халык бизәү сәнгате юнәлешен рус телендә “декоративно-прикладное искусство” дип йөртәләр. Мастер класста катнашу өчен Каменка районының Кикин, Кочалейка авылларыннан, Пензаның үзеннән кызлар килеп катнаштылар. Берничә сәгать өчендә алар курчак ясарга өйрәнделәр. Гади курчаклар түгел алар-татар кызларын ясадылар.
Соңыннан алардан кечкенә генә күргәзмәчек ясап, кемнең эше бик тә уңган булып чыкканны карадылар, бер-берсенең эшен карап сокландылар. Биредә алган тәҗрибәне “Ак калфак”лылар, кайсы үзе өчен “хобби” дип файдаланыр ә кайберәүләр курчак ясау осталыгын һич шиксез мәктәпләрдә балаларга да өйрәтерләр. Киләсе мастер-классны Равилә Исхак кызы яз җиткәч уздырырга булды. Анда инде балчыктан курчаклар ясарга өйрәнерләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз