news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза халык театры төбәкара фестивальдә "Банкрот"ны күрсәткән

Жюри, чыгышны югары бәяләп, режиссерны һәм иң яхшы ир-ат ролен башкаручыны бүләкләгән.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Пензаның Гафур Коләхмәтов исемендәге халык театры "Чудное мгновение" төбәкара театрлар фестивалендә катнашкан. Тамашачыларга алар Г.Камал әсәре буенча куелган "Банкрот" спектаклен тәкъдим итте, дип яза җирле татарлар автономиясе. 
 
Актерлар чыгышына тамашачылар һәм Губернатор симфония акапелласы солисты Гөлсинә Рафикова бәя биргән. 
фото: tatar-penza.ru
 
Нәтиҗәдә, спектакльнең режисеры Равил Исхаков милли төсмерләрне саклауда үз өлешен керткән өчен Диплом белән бүләкләнгән. Хәмзә Васильев исә өлкән төркемдә иң яхшы ир-ат ролен башкаручы дип табылган. 
 
  • Пензада халык театры быелның язында эшли башлады. Алар иң беренче булып Г.Камалның "Банкрот" әсәрен сәхнәләштерде. Спектакльне төбәктә яшәүче татарлар халык театрының беренче гастрольләре барышында тамаша кыла алды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100