news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза халкы "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә татарлар турында белемнәрен күрсәткән

Акция яшьләрне татар теленә җәлеп итү максатыннан оештырылган.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Туган тел көне уңаеннан 26 апрель көнне Пензада узган "Мин татарча сөйләшәм!" акциясендә татар милләтенә кагылышлы сораштыру уздырган. Бу хакта өлкә татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Сораштыруда катнашучылар төрле темаларга, шул исәптән, татар халкы гореф-гадәтләре, мәдәниятенә кагылышлы, татар язучылары һәм шагыйрьләренә бәйле, милли ризыклар хакында сорауларга җавап биргән. 
 
Җаваплар татар телендә булырга тиеш булган һәм акциядә катнашучыларның күбесе бу бурычны үтәгән. Аларга акция логотибы төшкән наклейкалар бүләк ителгән. 
 
Акция яшьләрне татар теленә җәлеп итү максатыннан оештырылган. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot