Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенза эшмәкәре мәчет төзелешенә бер миллион сум акча биргән
Җәмигъ мәчетен Пензаның 350 еллыгына төзеп бетерергә ниятлиләр.
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Пенза эшкуары Җәмил Кантеев Җәмигъ мәчете төзү өчен 1 миллион сум акча биргән. Бу хакта Пенза татарлары автономиясе хәбәр итә.
Эшмәкәр узган ел башында да мәчет төзелеше өчен 500 мең сум акча бүлеп биргән булган. Гомумән алганда, Җәмил Кантеев 1 миллион 770 мең сум күләмендә акчасын хәйриячелекккә тоткан.
Пенза өлкәсенең Усть-Уза авылы халкы Үзәк мәчет төзелешенә иң күп матди ярдәм күрсәтүчеләр рәтендә. “Дамате” оешмасы җитәкчесе Рәшит Хайров та төзелешкә 5 миллион сум акча биргән.
- Пензада Җәмигъ мәчетенә 2010 елның җәендә нигез салына. Аны сафка бастыру өчен 150 миллион сум күләмендә акча таләп ителә. Мәчетне Пензаның 350 еллыгына сафка бастырырга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз