Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза «Ак калфак» оешмасы вәкилләре балаларга татар милли ризыклары пешерергә өйрәтте
Пензаның «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасының офисында балалар өчен татар милли ризыклары пешерүгә багышланган мастер-класс үтте. Ул әлеге оешма оештырган татар теле курсларында укучы балалар өчен үткәрелде.
Мастер-классны Пензаның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе урынбасары Галия Тенишева үткәрде. Бөтендөнья татар конгрессы оешмага сылтама белән шул турыда хәбәр итә.
«Балалар татар пәрәмәчләре һәм өчпочмаклар ясады. Малайлар бик зур кызыксыну белән катнашты. Малайлар арасында рус милләтеннән булган Миша бар, ул татар телен бик теләп өйрәнә. Чара чәй табыны белән тәмамланды, анда балаларның әниләре һәм әбиләре катнашты», диелә хәбәрдә.
«Ак калфак» оешмасыннан барлык балалар да Яңа ел бүләкләре алды. «Ак калфак» советы әгъзасы Наилә Канеева да балаларга үзе ясаган имбир прәннекләрен бүләк итте, дип хәбәр итә Пензаның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Эльмира Васильева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз