news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсиянең тупланма өлешен «туңдырып тору» 2025 ел ахырына кадәр озайтылды

Россия Президенты Владимир Путин РФ гражданнары өчен пенсиянең тупланма өлешен һәм хәрби пенсияләрне индексацияләгәндә исәпкә алына торган акча күләмен «туңдырып торуны» озайту турындагы законны имзалады. Тиешле законнар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Тупланма пенсияне «туңдырып тору» 2025 ел ахырына кадәр, ә хәрби пенсияләрне исәпләү базасы 2024 елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot