Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенсияне 8,6 процентка индексацияләү турындагы төзәтмәләр гыйнварда кабул ителәчәк
Индексациядән соң пенсиянең уртача күләме 18 984 сум тәшкил итәчәк.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасы 1 гыйнвардан пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы төзәтмәләрне Дәүләт Думасына кертте. Документ Дәүләт Думасының электрон мәгълүматлар базасында чыккан.
Парламентның түбән палатасының беренче вице-спикеры Александр Жуков ачыклык керткәнчә, 2022 елда пенсияләрне индексацияләү турында төзәтмәләр проектын гыйнварга азагына кадәр кабул итәргә планлаштыралар. Дәүләт Думасы документны икенче һәм өченче укылышта ук карарга мөмкин. Жуков сүзләренчә, 2022 елгы индексациядән соң пенсиянең уртача күләме 18 984 сум тәшкил итәчәк.
Узган елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсияләре 5,9 процентка артты. Икътисади үсеш министрлыгы узган ел инфляцияне 5,8 процент дип фаразлаган иде, әмма ул 8,4 процент тәшкил итте. 2022-2024 еллар план чорына министрлык фаразына нигезләнеп бюджет кабул ителгән иде.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак итеп (8,6 процент) индексацияләргә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз