news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсияләрне исәпләү системасы 2025 елдан үзгәртеләчәк

Баллар буенча исәпләнә торган пенсия системасыннан баш тартуны Голикова Россия законнарында “балл” төшенчәсе булмау белән аңлатты.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Россиядә пенсияләрне исәпләү системасы 2025 елдан үзгәртеләчәк. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голиковага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Голикова киләсе елның гыйнварыннан башлап һәм алты ел дәвамында пенсия турындагы законда пенсия коэффициентының күләме ачык билгеләнәчәк, дип сөйләде.

Коэффициентлар билгеләүнең тәртибе үзгәргәнлектән, 2025 елдан башлап системаны яңартачаклар.

Россия Хөкүмәте вице-премьеры сүзләренчә, хәзер “беренче алты елга – беренче яңарту” бара, алга таба икенчесе була. Киләсе алты ел 2025 елдан соң нәрсә эшләргә кирәк булачагы турында фикер алышуга багышланачак.

Баллар буенча билгеләнә торган пенсия системасыннан баш тартуны Голикова Россия законнарында “балл” төшенчәсе булмау белән аңлатты. Аның сүзләренчә, законда бары күрсәтелгән вакытка катгый билгеләнгән коэффициент бәясе генә бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot