news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсияләрне дәүләт тарафыннан өстәп финанслау программасына керү мөмкинлеге 31 нче декабрьгә кадәр озайтылган

Беренче взносны 2015 нче елның 31 нче гыйнварына кадәр кертеп була.

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта 2014-2015 нче елларда пенсия белән бәйле федераль законнардагы үзгәрешләр турында сүз барды.

РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда пенсияләрне дәүләт тарафыннан өстәп финанслау программасында 214 мең кеше катнаша. Программа кысаларында дәүләт республика халкы счетларына 1,5 млрд сумга якын акча күчергән. Марсель Имамов билгеләп үткәнчә, әлеге программага керү мөмкинлеге 2014 нче елның 31 нче декабренә кадәр озайтылган, ә беренче взносны 2015 нче елның 31 нче гыйнварына кадәр кертеп була. “Бу программага башка төр пенсия алучы гражданнар керә алмый. Программага 2008 нче елдан алып 2013 нче елга кадәр кереп, әле 1 мәртәбә дә взнос түләмәгән затлар агымдагы елның 26 нчы декабренә кадәр 2 мең сумнан алып 12 мең сумга кадәр беренче суммасын кертә икән, программа алар өчен үз көченә кереп, киләсе елдан алар пенсияләренең дәүләт тарафыннан да финанслануына ирешәчәк. Ә кирәкле сумманы кертмәгән очракта, программада катнашучылар автоматик рәвештә аннан төшеп калдырылачак, шул рәвешле, алар булачак пенсиясен арттыру мөмкинлегеннән колак кагачак”, - дип аңлатты Марсель Имамов.

Программага әле керергә генә теләүчеләр моны ел азагына кадәр гамәлгә ашыра ала, ә беренче сумманы киләсе елның 31 нче гыйнварына кадәр кертергә мөмкин. Аннан соң, 2016 нчы елдан башлап, алдагы 10 ел дәвамында дәүләт тарафыннан ирекле взносларга акча "тамып" торачак. Әмма, Марсель Имамов әйтүенчә, беренче взносны агымдагы ел тәмамланганчы ук кертсәң, салынган суммалар дәүләт тарафыннан киләсе 2015 нче елдан ук өстәп түләнәчәк. Марсель Имамов искәртеп узганча, программада 18 яше тулган затлар катнаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot