news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсиягә өстәмәләр, салым кешбэгы һәм вейп сатуны чикләү: июньдә кертеләчәк яңа законнар

1 июньнән йөк машиналары белән товар кертүнең яңа кагыйдәлере үз көченә керә.

Пенсиягә өстәмәләр, салым кешбэгы һәм вейп сатуны чикләү: июньдә кертеләчәк яңа законнар
Майда 80 яшь тулган россиялеләрнең картлык буенча пенсиясенең фиксацияләнгән өлешен ике тапкырга — 9,6 мең сумнан 19,1 мең сумга кадәр арттырачаклар
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Җәй башыннан илебездәге кайбер законнарга һәм кагыйдәләргә чираттагы үзгәрешләр кертеләчәк. Үзгәрешләр төрле өлкәләргә кагылачак: кайберләре мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтүне күздә тотса, икенчеләре чит илдән товарлар кертүне катлауландыра, ә өченчеләре онлайн рәвештә яки стационар булмаган нокталарда вейп сатуны чикли. Төп үзгәрешләр белән «Татар-информ» күзәтүендә танышыгыз.

Пенсияләр артачак

2026 елның июнендә берничә категория гражданнарның пенсия түләүләре артачак. Мәсәлән, майда 80 яшь тулган россиялеләрнең картлык буенча пенсиясенең фиксацияләнгән өлешен ике тапкырга — 9,6 мең сумнан 19,1 мең сумга кадәр арттырачаклар. Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләрне карау өчен ай саен тагын 1,4 мең сум өстәп түләячәкләр.

Шулай ук майда беренче төркем инвалидлык алган пенсионерларның да фиксацияләнгән түләүләре икеләтә арта.

Эшкә яраксыз затларны (18 яшькә кадәрге балалар, көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге студентлар, инвалид балалар яки эшкә яраксыз башка туганнар) караучы өлкән яшьтәге кешеләргә 3,2 мең сум күләмендә өстәмә түләү алачак.

Авыл җирлегендә яшәүче һәм хөкүмәт раслаган һөнәрләр исемлегендәге һөнәрдә 30 елдан артык стажы булган эшләмәүче пенсионерларның да түләүләре артачак.

Җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булган һәм ике яисә аннан да күбрәк бала үстерүче гаиләләргә еллык түләүләр бирелә башлаячак

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Балалары булган аз керемле гаиләләргә «салым кешбэгы» кайтарылачак

Июньдә гамәлгә керәчәк тагын бер мөһим социаль чара — җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булган һәм ике яисә аннан да күбрәк бала үстерүче гаиләләргә еллык түләүләр бирелә башлаячак. 1 июньнән мондый гаиләләр салым кешбэгы ала алачак. Татарстанда яшәү минимумы хәзерге вакытта 16,1 мең сум тәшкил итә. Мондый ярдәм чарасын алу өчен гаиләләрнең җан башына уртача кереме 1,5 минимумнан кимрәк булырга, ягъни 24,15 мең сумнан артмаска тиеш.

Кешбэкны кайтару механизмы бик гади: ата-ананың айлык эш хакыннан ел дәвамында тотып барылган 13 процентлы салым (НДФЛ) 6 процентлы ставка белән яңадан исәпләнә һәм килеп чыккан аерма гаиләгә кире кайтарыла.

Бу чара НДФЛ түләүче кешеләргә генә кагыла. Ягъни, махсус салым режимында эшләүче үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр мондый кешбэкны кире кайтара алмый.

Июньнән Россия оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләре өчен автомобиль транспорты белән товар кертүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Товар кертү таләпләре үзгәрә һәм телефон номерлары өчен дәүләт пошлинасы арта

Июньнән Россия оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләре өчен автомобиль транспорты белән товар кертүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Йөкләрне ташу илкүләм контроль системасы аша күзәтеп барылачак.

Кыскасы, хәзер өстәлгән кыйммәткә салым (НДС) һәм акцизлар товар илгә килеп җиткәч яки сатылгач кына түгел, ә аванс рәвешендә — чит илдән кузгалганчы ук түләнергә тиеш. Закон чыгаручылар фикеренчә, бу үзгәреш законсыз импорт схемаларын юк итәргә тиеш.

Шулай ук җәй башыннан яңа телефон номерлары алган өчен дәүләт пошлинасы арта. Хәзер бер номер өчен 100 сум түләргә туры киләчәк. Бу кәрәзле телефоннарга да, гади шәһәр телефоннарына да кагылачак.

Федераль закон чыгаручылар балаларга һәм яшүсмерләргә вейплар, электрон тәмәкеләр һәм алар өчен сыеклыкчалар сатуны чикли

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Вейплар сатуны чиклиләр

Федераль закон чыгаручылар балаларга һәм яшүсмерләргә вейплар, электрон тәмәкеләр һәм алар өчен сыеклыкчалар сатуны чикли.

1 июньнән башлап мондый товарларны стационар кибетләрдә генә сатып алып булачак. Урамдагы кечкенә киосклар, базарлар, сәүдә үзәкләрендәге аерым «утраучыклар» һәм онлайн-маркетплейслар аша вейплар сату тыела. Чикләүләр никотинлы җайланмаларга да, никотинсыз вейпларга да кагыла.

Киләчәктә мондый товарлар белән сәүдә итү өчен мәҗбүри лицензия алу таләбе дә кертелергә тиеш. Моңа бәйле закон проекты узган елның ноябрендә үк Дәүләт Думасында беренче укылышны узды. Лицензияләр бирү кампаниясенең төгәл вакыты чираттагы укылышларда билгеләнәчәк. Киләсе утырыш 9 июньгә планлаштырылган.

Росфинмониторингның «кара исемлеге»нә эләккән кешеләрнең счетларын блокировкалау вакыты «бер эш көненнән бер тәүлеккә кадәр» кыскара

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Банклар счетларны тизрәк блокировкалый башлый, ә кунакханәләр өчен яңа ГОСТ кертелә

Июньдә банк секторында да үзгәрешләр көтелә. Алар экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәшне көчәйтү белән бәйле.

Яңа кагыйдә бер карашка сәер яңгырый: Росфинмониторингның «кара исемлеге»нә эләккән кешеләрнең счетларын блокировкалау вакыты «бер эш көненнән бер тәүлеккә кадәр» кыскара. Хикмәт шунда: хәзер счетларны атна көненә карамастан бер тәүлек дәвамында блокировкалый башлыйлар. Шикле счетлар ял һәм бәйрәм көннәрендә дә шундук ябылачак.

Шулай ук 1 июньнән кунакханәләр өчен яңа илкүләм сыйфат стандарты кертелә. Яңа ГОСТта кунакханәнең ничә йолдызлы булуына карап бүлмәләрне җиһазлау, тирә-як территорияне төзекләндерү, утлар һәм коймалар кую, шулай ук бинаның биеклегенә һәм кунакханәнең категориясенә карап лифтлар урнаштыру таләпләре язылган.

Стандарт мәҗбүри кагыйдә итеп түгел, ә тәкъдим рәвешендә генә кертелә. Аны үтәмәгән өчен штрафлар янамый. Шулай да, үзгәрешләр хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга һәм иминлекне арттырырга ярдәм итәргә тиеш.

12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Июньдә кыска эш атнасы көтелә

Атнасына биш көн эшләүче россиялеләрне июньдә (8 июньнән 11 июньгә кадәр) кыска эш атнасы көтә. 12 июньдә Россия көне билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм алдыннан, ягъни 11 июньдә, эштән гадәттәгедән бер сәгатькә иртәрәк кайтып китәргә рөхсәт ителәчәк.

Июнь аенда барлыгы 21 эш көне һәм 9 ял яисә бәйрәм көне булачак.

«Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot