news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсиягә соңрак чыгу банк кертемнәренә караганда отышлырак

Вице-премьер Аркадий Дворкович белдергәнчә, лаеклы ялга биш елга соңга калып чыксаң, пенсия күләме бер ярым тапкыр арта.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Вице-премьер Аркадий Дворкович даими түбән инфляция шартларында кабат гражданнарны пенсиягә соңрак чыгуны стимуллаштыру актуаль дип саный.

Бу хакта ул Красноярск икътисадый форумында бер белгечнең кисәтүенә җавап йөзеннән белдерде, дип яза “Российская газета”. Соңгысы, хәзер пенсиягә соң чыгу банк депозитларында кертем булдыруга караганда отышлырак, диде. Ләкин мондый сайлау мөмкинлеге булу турында күп кенә булачак пенсионерлар белми икән.

Гамәлдәге пенсия формуласы нигезендә, пенсиягә биш елга соңга калып чыксаң, аның күләме бер ярым, ә эштә ун елга "тоткарлансаң" – ике тапкыр арта.

Пенсиягә соңга калып чыгу карары һәркемнең үз ихтыярында. Россия Федерациясе Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, 2015 ел эчендә бу хокуктан 12,5 мең кеше генә файдаланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot