news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсия яшен арттырмыйча булмый - Росстат башлыгы Александр Суринов

Росстат җитәкчесе пенсия яшен арттыруны "акрынлап, аңлатып, стимуллаштырып, өлкәннәрне үпкәләтмичә башкару зурур" дип белдерде

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә пенсия яшен арттырырга кирәк дип саный Росстат җитәкчесе Александр Суринов. Бу хакта "Интерфакс" яза.

"Пенсия яшен арттырырга кирәк, ун ел элек шушы фикергә килдем, башкача без булдыра алмыйбыз", - дигән Суринов бүген Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә.

Шул ук вакытта ул бу аның граждан буларак фикере булуын, ә дәүләт түрәсенеке түгел дип билгеләп үткән. "Безнең илдәге демографик фаразларны беләм, алар оптимистик булганда без болай яши алмыйбыз, кемдер эшләргә тиеш", - дигән ул.

Ул Россия Федерациясе күршеләре тәҗрибәсе, аерым алганда, Казахстанныкын мисал итеп китергән. "Алар аңлап алдылар һәм бездән иртәрәк тормышка ашырдылар", - дип өстәгән ул.

Александр Суринов пенсия яшен "акрынлап, аңлатып, стимуллаштырып, өлкәннәрне үпкәләтмичә башкару зурур" дип белдерә.

2016 елның август ахырында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсия яшен арттыру турындагы карар әлегә кабул ителмәде дип белдерде. Россиядә пенсия яшен күтәрүгә россиялеләрнең 90 проценттан артыгы каршы дип билгеләп үтте ул. Пенсия яшен күтәрергә кирәклеге турында элеккеге финанслар министры Алексей Кудрин белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot