news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия яшендәге казанлыларга эш табарга ярдәм итәчәкләр

Пенсия яшендәге казанлылар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк. Шәһәрлеләр буш эш урыннары турында белә һәм белгечләр белән киңәшләшә алачак.

Ярминкә 17 октябрьдә 10:00 дән 12:00 гә кадәр узачак. Халыкны Мәскәү һәм Киров районнарындагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Гагарин урамы, 46 адресы буенча көтәчәкләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Керү һәм килүчеләр өчен барлык хезмәтләр бушлай. Тулырак мәгълүматны +7(843)564-38-32 телефоны буенча төгәлләргә мөмкин.

Шулай ук вакансияләр ярминкәсе 11 октябрьдә Вахитов һәм Идел буе районнары буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында (Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7) узачак. Белгечләр белән 9:00 дән 11:00 гә кадәр киңәшләшергә мөмкин булачак. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)224-88-05, дип хәбәр иттеләр мәшгульлек үзәгендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100