news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсия килә торган көнне һәркем үзе сайлый алачак

Пенсия алу ысулын үзгәртү өчен Пенсия фондына язмача гариза язарга кирәк була.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Пенсия ала торган банкны алмаштырган кешеләр акчаны алу көнен үзгәрешсез калдыра ала. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза.

Элек банкны үзгәрткән вакытта, счетка пенсия килү көне сизелерлек үзгәрергә мөмкин иде.

«Бер кредит оешмасында пенсионер акчаны 9 көнне, ә икенчесендә 12 көнне алырга мөмкин иде», — диде Федерация Советы рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Елена Бибикова.  

Хезмәт министрлыгында әйтүләренчә, Россия халкы пенсия алу ысулын алга таба да мөстәкыйль сайлаячак. Бу аларга акча күчү вакытына бәйле булмаска ярдәм итәчәк. Өстәвенә, почта бүлекчәләренә караганда, картага акча алданрак күчә.

Пенсия алу ысулын үзгәртү өчен Пенсия фондына язмача гариза бирергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot