Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама халкы махсус операция хәрбиләренә ярдәм җыйган
«Түбән Кама – без бергә» телемарафоны көнендә 44 һәм 45 микрорайоннар халкы Химиклар урамындагы ярдәм җыю пунктына солдатларга медикаментлар, гигиена чаралары, җылы кием-салым һәм солдатларга хатлар алып килгән. Шәһәр халкының уртак эшкә керткән бу өлеше – махсус операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итүе.
Яңа гына пенсиягә чыккан Мәүлидә, ике дә уйламыйча, беренче пенсиясен фронт өчен дарулар сатып алуга тоткан. Иң кирәклесен: авыртуны баса торган, температураны төшерә торган, бинт һәм жгут сатып алган.
«Алгы сафта медикаментларның җитмәвен беләбез. Үз өлешемне кертергә теләдем. Аз булса да, чын күңелдән», – дип сөйли Мәүлидә.
Волонтерлар җыелган даруларны индивидуаль аптечкаларга туплый – мондый җыелмалар хәрби хезмәткә контракт төзеп хәрби бурыч үтәргә китүчеләргә бирелә.
«Без стандарт җыелма – жгут, бинт, антисептиклар, авыртуны баса торган дарулар җыябыз. Иң кирәклеләр.соңыннан аларны махсус сумкаларга тутырабыз һәм хәрбиләргә тапшырабыз», – дип сөйли «Добрые сердца» төркеме волонтеры, 8 һәм 11 микрорайоннарның СТОС рәисе Наталья Суворова.
44 һәм 45 микрорайоннарының СТОС рәисе Ирина Мөхәммәтҗәнова сүзләренчә, гуманитар ярдәм тиз һәм бердәм җыелган. Халык үзе пледлар, шәмнәр, юрганнар, сабын һәм башка кирәк-яраклар сатып алган. Волонтер балалар солдатларга хатлар язган, аларга тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуны теләгән.
«Түбән Камадагы күбрәк кеше кушылу безне сөендерә. Кемдер акчалата ярдәм итә, кемдер әйбер ала, кемдер үз вакыты һәм кайгыртуы белән булыша», – дип сөйли Ирина Мөхәммәтҗәнова.
Бүген Түбән Каманың һәм микрорайонында доброштаб – гуманитар ярдәм кабул итү пункты бар. аларны мәктәпләрдә, яшүсмерләр клубларында һәм җәмәгать үзәкләрендә оештырганнар, монда һәр кеше хәрбиләргә кирәк әйберне тапшыра ала.
«Хәзер бигрәк тә шәхси гигиена әйберләре һәм коры душ өчен урын-җирләр кирәк, чөнки фронтта эссе. Кешеләр нәрсә булдыра ала, ушын алып килә. Хәтта иң гади әйберләр дә алтынга тиң», - дип сөйли Наталья Суворова.
Моннан тыш, теләгән һәркем маскировка челтәрләре үрүгә, беләзекләр, окоп шәмнәре ясауга кушыла ала. Шушы гади генә, әмма гаять әһәмиятле әйберләр гомерләрне саклап кала.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз