Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенсия фондының Әлмәт буенча идарәсе республикада алдынгылар рәтенә чыккан
Идарә 47346 кешегә пенсия, 14608 кешегә социаль түләүләр түли
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Пенсия фондының Әлмәт районы һәм шәһәре буенча идарәсе 2010 елда башкарган эшләренә хисап тотты. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.И.Самойлов, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге мөдире урынбасары М.В.Иванов катнашты, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Хисап доклады белән идарә башлыгы Фая Якупова чыгыш ясады. Ул сүзен алга куелган бурычның тулысынча үтәлүен игълан итүдән башлады. Идарә 47346 кешегә пенсия, 14608 кешегә социаль түләүләр түли. Пенсия фонды бюджетыннан ел дәвамында түләнгән сумма 4605 миллион сум тәшкил иткән. Пенсия хокукларын валоризацияләү буенча чаралар районның 43543 пенсионерының пенсиясен арттырырга мөмкинлек биргән. Нәтиҗәдә уртача пенсия күләме 2010 елда 1494 сум 68 тиенгә артып, 1 гыйнварга 7663 сум 19 тиен тәшкил иткән.
Ана капиталы турындагы закон чыкканнан башлап идарә тарафыннан барлыгы 4347 сертификат бирелгән. Торак алуга кредит бурычын 1463 гаилә каплаган, 11 гаилә кредит алмыйча гына торак шартларын яхшырткан, 6 гаилә ана капиталының бер өлешен балаларын югары һәм урта-махсус уку йортларында укытуга юнәлткән. Ана капиталы акчасы хисабына бер тапкыр бирелә торган түләүдән 4155 кеше файдаланган. Быелдан сертификат хуҗаларына ана капиталы акчаларын үз көчләре белән торак төзүгә яки реконструкцияләүгә җибәрергә мөмкинлек тудырылган.
2010 елда Пенсия фонды бюджетына 3781 миллион сум акча җыелган. Быелның 1 гыйнварына бурыч 6,4 миллион сум тәшкил итә. “Альтехмаш”, “Еврожилстрой”, “СМУ-44”, “Строймаркет” ҖЧҖ, “Уютный город” МУП иң күп бурычы булганнардан санала. Чыгыштан күренгәнчә, узган ел идарәгә 39135 тән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Сорауларның барысы да законда каралган вакыт аралыгында тикшерелгән. Пенсия нигездә гариза бирелгәннән соң 10 көн эчендә билгеләнә. Узган ел барлыгы 3752 пенсия билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз