news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фондының Лаеш район идарәсе 2018 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады

Киңәшмә хезмәткәрләргә һәм Пенсия фонды белән актив хезмәттәшлек итүчеләргә бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.

Пенсия фондының Лаеш район идарәсе 2018 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады
laishevskyi.ru

(Лаеш, 8 февраль, "Татар-информ", "Кама ягы", Александр Воржецов). Россия Пенсия фондының Лаеш район идарәсе йомгак киңәшмәсе үзәк китапханә бинасында үтте. 2018 елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында районның пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Алешина бәян итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итте.

Ирина Александровна билгеләп үткәнчә, узган елда 12 меңнән артык пенсионерга гомуми суммасы 1 миллиард 927 миллион сумлык пенсия, пособие һәм башка социаль түләүләр түләнгән. Барлык индексацияләрне искә алып һәм яңадан исәпләү нәтиҗәсендә Лаеш районында эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминлек пенсиясе күләме 13, 6 мең сум тәшкил иткән. 

Пенсия фонды эшчәнлегендә тагын бер мөһим юнәлеш бар – ана (гаилә) капиталы дәүләт программасын тормышка ашыру. Лаеш районында программа эшли башлаганнан 2547 гаилә ана капиталына сертификат алган. 2019 елда ана капиталы 453, 026 мең сум тәшкил итә. Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.

Виктор Воробьев Лаеш районының 2018-2019 елларга социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Ирина Семагина ПФРның ТР органнарының 2018 ел эшенә йомгак һәм 2019 елга үсеш перспективалары турында доклад ясады.

Киңәшмә хезмәткәрләргә һәм Пенсия фонды белән актив хезмәттәшлек итүчеләргә бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100