news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фондында ире яки хатыны үлгәч пенсияне ничек ала башларга икәнен аңлаттылар

Гражданнарга ире яки хатынының пенсиясенә күчкән очракта махсус түләүләр билгеләнми.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Пенсия күләме югарырак булган ире яки хатыны үлгәннән соң, тол калган ире яки хатыны үзенеке урынына аныкына дәгъва кыла ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенсия фондында билгеләп үтүләренчә, тол калган ире яки хатыны, пенсия яшенә җиткән яки инвалид дип табылса, туендыручысын югалту очрагы буенча түләнә торган пенсиягә күчә ала, әмма мондый күчеш һәрвакытта да файдалы түгел.

«Туендыручысын югалту очрагы буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү картлык буенча пенсиягә караганда 50 процентка кимрәк. Шунлыктан тол калган ире яки хатыны пенсияне, аның иренең (хатынының) пенсиясе элек күпме булса, шул күләмдә ала алмаячак», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, гражданнарны ире яки хатынының пенсиясенә күчкән очракта махсус түләүләрнең (әйтик, төньякта эшләгән өчен яки авыл стажы) булмавы хакында кисәттеләр. «80 яшькә җиткәч тә пенсия күләме артмый», - дип белдерделәр Россия Пенсия фондында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100