news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фондына гариза бирмичә генә, балаларга СНИЛС рәсмиләштереп була

Россия дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән ата-аналар әлеге хезмәтне онлайн файдалана ала.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Быел 15 июльдән соң туган балаларга СНИЛСны Пенсия фондына гариза бирмичә дә рәсмиләштереп була. Баланың СНИЛС номеры турында мәгълүмат автоматик режимда РФ дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта биреләчәк. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән Казан мэриясе хәбәр итте.

Россия Пенсия фонды мәгълүмат системасында ЗАГС реестрыннан кергән бала туу турында белешмәләр барлыкка килгәннән соң, баланың шәхси счет номеры автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында әнинең шәхси кабинетына җибәреләчәк.

Әлеге сервисны РФ дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән ата-аналар карый ала.

Балаларны уллыкка алган гаиләләр өчен СНИЛСның элеккечә рәсмиләштерү тәртибе саклана, чөнки кирәкле белешмәләрне бары тик уллыкка алучылар үзләре генә бирә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100