news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фондына бурычлар түләтү айлыгында җәмгысе 72 млн. сумнан артык акча җыеп алынган

Быел октябрь аеннан башлап, аз суммадагы бурычлар буенча башкару җыемнарының минималь күләме 500 сумга кадәр күтәрелгән

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел октябрь-ноябрьдә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге белән Суд приставлары хезмәте Пенсия фондына иминият взнослары буенча бурычлылардан акча җыю айлыгы үткәрде. Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгында шуның йомгакларын журналистлар аша җәмәгатьчелеккә игълан итү өчен, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Фирая Абдуллина һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Флорид Галиханов килде.

Нәтиҗәдә, уртак көч белән шушы вакыт эчендә 350 тапкыр 1,6 меңнән күбрәк бурычлы физик һәм юридик затларга барып, җәмгысе 72 млн. сумнан артык акча җыеп алуга (былтыр – 40 млн. сум чамасы), Татарстан бюджетына 42,1 млн. сум күләмендә акча күчерүгә ирешелгән (бу  узган елгыдан 2 тапкырга күбрәк) һәм 400дән артык очрак буенча (алар, нигездә, эшмәкәрләр), бурычын түләми торып чит илгә чыгармас өчен, арбитраж суд карары алынган. Ф.Абдуллина сүзләренчә, бу бик нәтиҗәле чара һәм массакүләм мәгълүмат чараларында шул хакта материаллар чыгуы, бурычын түләмәгәннәрнең милкенә арест салу аларны тәртипкә тартуда зур роль уйный. Шундый айлык уздырылуның нәтиҗәлелеген исәпкә алып, быелдан ул елына 2шәр тапкыр үткәрелә.

Ф.Абдуллина, без бергәләп, салым органнары мәгълүматларына таянып, бурычлылардан Пенсия фондына иминият взносын түләтү белән шөгыльләнәбез, дисә, Ф.Галиханов Суд приставлары федераль хезмәте 70 федераль һәм 5 республика органнары белән берлектә аны гамәлгә ашырылуын басым ясап әйтә. Ә инде «конвертларда» хезмәт хакы түләп, хезмәт хакы фондын киметеп күрсәткән эш бирүчеләргә киметелгән сумманың 20 проценты кадәр штраф салына. Дөрес, зур предприятиеләр андый адымга атлыкмый, чөнки аларга абруйлары һәм имиджлары кадерлерәк, дигән фикердә Ф.Абдуллина. Моннан тыш, быел октябрь аеннан башлап, аз суммадагы бурычлар буенча башкару җыемнарының (исполнительный долг) минималь күләме 500 сумга кадәр күтәрелгән (элек – 100 сум).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100