news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Пенсия фондына акча күчерелми икән, димәк, "соры хезмәт хакы" түләнә" - Эльмира Зарипова

Хезмәт мөнәсәбәтләрен гражданлык-хокукый дип алдап күрсәткән өчен юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф яный

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 262 мең кешедә дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыклары бар, әмма эш бирүчеләрдән әлеге кешеләргә Пенсия фондына акча күчерелми.

Бүген бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында  "ТРда социаль сәясәт: 2015 елның 1 гыйнварыннан төп үзгәрешләр" темасына багышлап уздырылган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

"Соры" хезмәт базары турында сөйләгәндә, без, иң беренче чиратта, әлеге санны атыйбыз. Республика буенча икътисади актив халык 2 миллион 75 мең кеше тәшкил итә", - дип белдерде спикер. "Пенсия фондына акча күчерелми икән, димәк, акча "конвертта", "соры" хезмәт хаклары түләнә. Гражданның киләчәктә пенсиясе һәм иминият тупланмалары мәсьәләсе килеп баса. Бүген ул эшкә яраксызлык кәгазе, хатын-кыз йөклелек һәм бала табу буенча пособие алмый, ә иртәгә пенсиясез калырга мөмкин, дәүләт тарафыннан бирелә торган минималь гарантия генә искәрмә булып тора", - дип өстәде ул.

Министр сүзләренчә, "формаль булмаган" хезмәт базары җәмәгать туклануы, сәүдә, такси хезмәте һәм башка өлкәләрдә формалашкан.  "Хезмәт килешүе урынына гражданлык-хокукый килешүләре төзелгән очраклар да бар. Эш бирүчегә бу җиңелрәк. Үтәлгән эш бар - хезмәткә түләү бар", - дип мәсьәләнең нечкәлекләренә тукталды спикер. Шул ук вакытта хезмәт мөнәсәбәтләрен гражданлык-хокукый дип алдап күрсәткән өчен юридик затларга 100 меңнән 200 меңгә кадәр штраф яный. Э.Зарипова билгеләп узганча, бүген Татарстан бюджеттан тыш секторы өчен хезмәт хакы аена 6420 сумнан да ким була алмый. Россия буенча тулаем алганда минималь хезмәт хакы күләме - аена 5965 сум.

"1 гыйнвардан эш бирүче тарафыннан административ җинаятьләрнең яңа составы кертелә,эш бирүче 6420 сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы түләмәгән очракта, ул нәкъ менә шулай аталачак һәм тиешле административ штраф белән җавапка тартылачак", - дип белдерде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры.

"Хезмәткәр хокук бозулар турында дәүләт хезмәт инспекциясе органнарына, мәшгульлек үзәкләренә, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына хәбәр итәргә була. Муниципаль дәрәҗәдә андый очраклар буенча хәбәр итү өчен "кайнар линия" телефоннары бар. Бу юнәлештә профсоюзлар һәм прокуратура органнары эшли. 2015 елның 1 гыйнварына кадәр бу юк иде әле", - дип белдерде министр.

Фотосурәт mtsz.tatarstan.ru сайтыннан алынды.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100