news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фонды: Россиядә ярлы пенсионерлар юк

Россия Пенсия фонды айлык кереме яшәү минимумыннан түбән булган пенсионерлар юк дип белдерә.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Россия Пенсия фонды материалларыннан күренгәнчә, Россиядә айлык кереме яшәү минимумыннан түбән булган пенсионерлар юк. Бу хакта фонд тәкъдим иткән материалларда әйтелә.

2017 елда 3,9 млн эшләмәүче пенсионер төбәктә пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр пенсиясенә социаль өстәмә түләү алган.

Бер ел эчендә Россия Пенсия фонды пенсия һәм социаль тәэмин итүгә 8,1 трлн акча юллаган.

Беренчел мәгълүматлар кичә Россия Пенсия фонды идарәсенең киңәйтелгән утырышында чыгарылган. Утырыш бүген Мәскәүдә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин һәм Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов катнашында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100