news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсия фонды мигрантларның хезмәт хакын Россия халкыныкы белән тигезләргә тәкъдим итә

Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов сүзләренчә, илебездә эшләүче мигрантлар башкалар белән бер дәрәҗәдә социаль хезмәтләрдән файдалана.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Хөкүмәткә эшче мигрантларның хезмәт хакын Россия гражданнарыныкы белән бертигез итү мәсьәләсен карарга кирәк", - диде Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов Красноярск икътисадый форумы сессиясендә. Әлеге очрашу демография мәсьәләренә багышланган иде, дип яза ТАСС.

"Өч яклы комиссия катнашында без профсоюзлардан хезмәткә бәйле сорауларны ишетәбез. Бездә квалификацияле хезмәткәрләр бар, тик менә мигрантлар килә дә, башка хакка эшләргә ризалаша, квалификация дәрәҗәсе аларда да җитәрлек, ди профсоюз вәкилләре”. Дроздов сүзләренчә, илебездә эшләүче мигрантлар россиялеләр белән бер дәрәҗәдән социаль хезмәтләрдән файдалана.

"Мигрантларны эшкә чакырганда, без аларның хезмәт хакын төгәл итеп җайга салырга һәм бәяне белергә тиешбез. Чөнки алар монда безнең барлык социаль, медицина иминлеге хезмәтләреннән һәм башка мөмкинлекләрдән файдалана, – диде Россия Пенсия фонды башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot