news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсия фонды инвалидларга түләүсез парковка урынын рәсмиләштерү турында аңлатты

Пенсия фонды инвалидларга түләүсез парковка урынын рәсмиләштерү турында аңлатты
"Татар-информ" архивы

Россия Пенсия фонды Татарстан инвалидларына түләүсез парковканы тиз генә рәсмиләштерү турында аңлатты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә парковка урыннарын түләүсез билгеләү каралган. Инде бер елдан артык вакыт дәвамында инвалидлар йөри торган машинаны парковкага түләүсез кую өчен рөхсәтне онлайн рәсмиләштереп була. Өстәвенә, такси турында белешмәләрне дә оператив кертеп була. Бу турыда «Татар-информ»га Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин сөйләде.

«Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта биреп була. Машина номерын, маркасын һәм моделен күрсәтергә кирәк. Түләүсез парковкага хокукны расларга кирәкми, кирәкле барлык белешмә Инвалидларның федераль реестрында бар, аның операторы Россия Пенсия фонды», – диде ул.

Гаризаны Инвалидларның федераль реестрында «Инвалидның шәхси кабинеты»нда яки МФЦда биреп була. Пенсия фондының клиент хезмәтләре гариза кабул итми. Инвалид йөриячәк машина турында белешмә бары тик алда әйтелгән ысулларның берсе ярдәмендә белешмә керткәннән соң гына реестрда барлыкка килә.

«Беренче яки икенче төркем инвалид идарә итә торган машинага түләүсез парковка өчен рөхсәтне инвалид балага да рәсмиләштереп була. Шулай ук мөстәкыйль хәрәкәтләнү сәләте чикләнгән өченче төркем инвалидларга да түләүсез парковка бирелә», – дип аңлата Пенсия фонды.

Кирәк булган очракта, Татарстан кешеләре транспорт чарасы турында белешмәне үзгәртә ала, моның өчен яңа гариза бирергә кирәк. Инвалидларның федераль реестрында соңгы булып теркәлгән белешмә актуаль булып санала. Кертелгән белешмә реестрда 15 минуттан соң ук барлыкка килә.

«Моның ярдәмендә инвалид шәһәр буйлап йөрергә җыена торган такси номерын да реестрга кертеп була. Бу очракта такси автомобиле инвалидлар өчен билгеләнгән урында туктый һәм аңа штраф куркынычы янамый», диелә хәбәрдә.

Реестрга кертелгән мәгълүмат бөтен ил территориясендә үз көченә ия. Моңа кадәр ташламага ия булган машина номерлары базасы һәр субъектта аерым иде. Шулай итеп, хәзер әгәр машина Федераль реестрга кертелсә, бүлеп бирелгән парковка урыннарын теләсә-касый төбәктә файдаланып була. Реестрны барлык субъектларда җәмәгать урыннарында ташламалы парковка урыннары санын билгели торган хакимият органнары вәкилләре карый ала, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot