Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенсия фонды интернеттагы мошенниклыкның яңа төре турында кисәтте
Аферистлар иминият тупланмаларын кире кайтару турында ялган мәгълүмат тарата.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Интернетта мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән — e-mail адресына иминият тупланмаларын кайтару турында ялган мәгълүмат җибәрәләр.
Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе матбугат хезмәтендә кисәттеләр.
«Кире кайтаруны теркәү» төймәсенә басарга ярамый, билгесез сайтларда үзегезнең банк карталары мәгълүматларын тутырмагыз. Мошенниклар тозагына эләкмәгез, уяу булыгыз», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан халкына фондның төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.
Алдарак «Татар-информ» Татарстанда яшәүче хатын-кызның ялган банк хезмәткәренә алданып, 290 мең кредит алуын һәм акчаны аферистларга күчерүен язган иде. Хатын-кыз үзен алдауларын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз