news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр икеләтелгән күләмдә пенсия алу мөмкинлеге турында аңлатты

Россиядә 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә иминият пенсиясе буенча икеләтә түләү алу хокукы бирелә. Бу турыда «Прайм» агентлыгына Россия Пенсия фондының Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе буенча бүлегендә сөйләгәннәр.

Пенсия фонды белешмәсе буенча, пенсионерга 80 яшь тулып бер ай узгач аның пенсия түләүләре ике тапкыр арттырыла.

Ләкин кайсыбер кешеләргә, мәсәлән беренче төркем инвалидлар, туендыручысын югалту сәбәпле социаль түләү алучылар өчен мондый арту каралмаган.

80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга үзләрен тәрбияләү өчен компенсация рәсмиләштерү мөмкинлеге дә бар. Бу компенсацияне эшсезлек өчен пособие алучыларга гына түлиләр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot