news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсия һәм иминият фондлары берләшкәч, аларның офислары хастаханә итеп үзгәртеләчәк

Россия Пенсия фондын һәм Социаль иминият фондын берләштергәннән соң бушаган биналарны стационарлар яки медик-социаль экспертиза бюролары итеп үзгәртәчәкләр. Бу хакта фракция утырышында вице-премьер Татьяна Голикова әйтте, дип яза Мәгълүмати сәясәт буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Хинштейн үзенең Телеграм каналында язды.

«Пенсия фондының «сарайлары» турында бездән еш сорыйлар. Төбәкләрдә Пенсия фондын һәм Социаль иминият фондын берләштергәннән соң, бушаган административ биналар стационарлар һәм медик-социаль экспертиза бюролары булдыру өчен тапшырылачак», - дип сөйләде вице-премьер.

Алдарак Премьер-министр Михаил Мишустин киләсе елда ике дәүләт фондын берләштергәч, Россиядә бердәм пенсия һәм социаль иминият фонды барлыкка киләчәк дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot