news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фонды берьюлы ике пенсия алу мөмкинлеге турында аңлатты

Элеккеге хәрбиләр, прокуратура, Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Иминлек федераль хезмәте һәм башка структура хезмәткәрләре ике пенсия алырга мөмкин.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең берьюлы ике пенсия алу мөмкинлеге бар. Аның берсе көч ведомстволарыннан, ә икенчесе Россия Пенсия фондыннан түләнәчәк.

Россия Пенсия фондына сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, мондый хокукка элеккеге хәрбиләр, прокуратура, Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Иминлек федераль хезмәте һәм башка структура хезмәткәрләре ия.

Россия Пенсия фонды линиясе буенча пособие алу өчен дүрт шартны үтәргә кирәк:

  • пенсия яшенә җитәргә, шул исәптән вакытыннан алда түләүгә хокук бирә торган пенсия яшенә җитү;
  • көч ведомстволары линиясе буенча пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган кирәкле иминият стажы булу. Хәзер ул кимендә 12 ел;
  • кирәкле индивидуаль коэффициентлар булу. Быел 21 кирәк;
  • көч ведомствосы линиясе буенча пенсия яшенә җиткән өчен яки инвалидлык буенча пенсия билгеләү.

Моннан тыш, хәрби кешедә СНИЛС булырга тиеш.

Шәхси хисапта гражданинның стажы, түләнгән кертемнәр, хезмәт хакы, шулай ук гражданлык оешмаларында эшләү чорлары турында мәгълүматлар теркәлә. Бу мәгълүматлар иминият пенсиясенә хокукны билгеләячәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100