news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фонды 8-17 яшьлек балалар өчен пособиегә гариза тапшыру мөмкинлеге хакында искәртә

1 майдан азкеремле гаиләләр 8-17 яшьлек балалар өчен яңа пособиегә гариза тапшыра алачак. Әлеге пособиегә бер кешенең кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр дәгъва кыла алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта, пособие 1 апрельдән билгеләнә. Ягъни 1 майдан соң гариза тапшыргач, апрель аенда балага 8 яшь тулган очракта, гаилә берьюлы ике ай – апрель һәм май өчен пособие алачак.

Түләүләр җан башына уртача кереме төбәктәге бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә.

Яңа түләүнең күләме дә керемгә бәйле, ул төбәктә балалар яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Түләүнең база күләме – 50 процент, ил буенча ул уртача 6 150 сумга тигез. Бу – айлык түләү, аның күләме гаиләнең кеременә бәйле: ул 7 меңнән 14 мең сумга кадәр тәшкил итә. Акча гаиләләргә инде майда ук, берьюлы ике ай (апрель һәм май) өчен килә башлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100