news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фонды: 2021 елда ана капиталын бирү вакыты биш көнгә кадәр кыскартылачак

Ана капиталын файдалану турындагы гаризаларны карау вакыты өч тапкыр кыскарачак.

Пенсия фонды: 2021 елда ана капиталын бирү вакыты биш көнгә кадәр кыскартылачак
архив

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Ана капиталына дәүләт сертификатын бирү һәм бу акчалардан файдалану турындагы гаризаларны карау вакыты киләсе елдан өч тапкыр кыскартылачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова хәбәр итте.

«Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы 256нчы Федераль законга үзгәрешләр 2020 елның 1 мартында Президент тарафыннан имзаланды. Федераль закон нигезендә ана капиталына дәүләт сертификатын бирү турындагы гаризаларны карау вакытын 15тән 5 көнгә кадәр кыскарту каралган. Ана капиталы акчаларыннан файдалану турындагы гаризаларны карау вакыты 30дан 10 көнгә кадәр кыскартылды», - дип хәбәр итте спикер.

Гөлсинә Сабирова хәбәр иткәнчә, гаризаларны карау срокларын кыскарту турындагы яңалык 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Әмма ТР буенча Россия Пенсия фонды белгечләре әзерлек эшләрен башлап җибәргән инде.

Программаны тормышка ашыру дәвамында беренче тапкыр закон кардиналь рәвештә үзгәрде. 2020 елда ана (гаилә) капиталы алу хокукына ия булган кешеләр исемлеге киңәйтелде. 2020 елның 1 гыйнварыннан соң беренче балаларны тапкан яки уллыкка алган хатын-кызларга 466 мең 617 сум күләмендә ана капиталы биреләчәк. Шул ук сумманы алуга уллыкка беренче бала алучы ялгыз ирләр дә хокук ала.

Туучылар санын арттыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектының өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100