news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фонды 15 июльдән мәктәп укучыларына түләү өчен гаризалар кабул итә башлый

Алты яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр август аенда 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Пенсия фонды мәктәп укучыларына түләүләр өчен 15 июльдән гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

«Алты яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр август аенда 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Бүген Россия Президенты Владимир Путин әлеге указга кул куйды, әмма әлегә бу түләүләрне билгеләү кагыйдәләре юк. Гаризаларны 15 июльдән кабул итә башлыйбыз», — дип аңлаттылар пенсия фондында.

Түләүләр шулай ук инвалидлыклары булган һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 18-23 яшьлек Россия гражданнарына да бирелергә тиеш. Россиялеләр 2021 елның 1 ноябренә кадәр РФ Пенсия фондына түләү билгеләү өчен мөрәҗәгать итә ала.

Шул ук вакытта 31 июльгә кадәр аз керемле гаиләләрдә сигез яшьтән алып 16 яшькә кадәр балалар тәрбияләүче ялгыз әниләр һәм әтиләр тагын бер түләүгә дәгъва итә алалар. Балаларны ялгыз гына тәрбияләүче һәм керемнәре бер кешелек яшәү минимумыннан артмаган ата-аналар айлык түләү хокукына ия. Айлык керемне исәпләү өчен гаиләнең еллык керемен 12 айга бүләргә һәм гаиләдәге кешеләр санына бүләргә кирәк.

«Керемгә хезмәт хакы да, премияләр дә, стипендияләр дә, пенсияләр дә керә. Ул 9 955 сумнан артып китмәскә тиеш, бу Татарстан Республикасындагы яшәү минимумы суммасы», — дип сөйләде Пенсия фондының матбугат хезмәте вәкиле Альбина Никандрова. 

Пособиенең күләме РФ субъектында бала өчен яшәү минимумының яртысына тигез. Уртача алганда, бу аена 5,5 мең сум тирәсе, Татарстанда түләү 4 997 сум тәшкил итәчәк. Түләүләр 12 айга билгеләнә.

Россия Пенсия фондының Казандагы җирле бүлегендә 1 июльдән гаризалар кабул ителә башлады. Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренә караганда, мөрәҗәгать итүчеләр ажиотаж оештырган.

«Бу юкка гына түгел, чөнки кешеләр ашыга һәм бик күп хаталар җибәрә. Ашыгырга кирәкми, түләүләрне билгеләү гаризаны тизрәк бирүгә бәйле түгел. Июльнең теләсә кайсы көнендә килергә һәм гариза тутырырга була», — диде матбугат хезмәте вәкиле.

Гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки дүшәмбе, сишәмбе яки пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 20.00 гә кадәр Пенсия фондына килеп бирергә мөмкин. «Гаризаларны дәүләт хезмәтләре Порталы аша тутыру яхшырак, гариза озын, әмма аңлаешлы, пунктларга бүленгән, тутыру буенча кыенлыклар туарга тиеш түгел», -дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 12 атнага кадәр медицина учреждениеләрендә учетка баскан йөкле хатын-кызларга августта айлык түләүләр бирү башланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100