news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч пенсия билгеләгәндә хезмәт кенәгәсеннән башка стажны ничек расларга булуын аңлатты

Пенсия билгеләгәндә эш стажын берничә ысул белән расларга була. Бу хакта РИА Новостига Г.В. Плеханов исемендәге РЭУның статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская сөйләде.

Эксперт сүзләренчә, хезмәт кенәгәсендә эш стажы турында язма булмаса, аны архивтан яки эш урыныннан алынган белешмә алмаштыра ала. Боларга мәсәлән, боерыклардагы күчермә, шәхси исәп-хисап, хезмәт хакы бирү турындагы ведомость, таныклыклар, язмача хезмәт килешүләре керә.

Белгеч әйтүенчә, әгәр архив язмаларын алып булмый икән, стажны коллегалар да раслый ала.

«Гражданинның оешмада эшләү вакытын аны бу чорда уртак эш буенча белгән ике шаһитның күрсәтмәләре нигезендә билгеләнә ала», — диелә РИА Новости хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot