Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенсия баллары: аларны ничек исәплиләр һәм бер елда ничә балл алырга була
Хезмәт эшчәнлеге чорында пенсия балларының минималь күләмен туплау Татарстанда яшәүчеләргә иминият пенсиясен алу өчен мәҗбүри санала – алар кимендә 30 булырга тиеш. Пенсия баллары ничек исәпләнә һәм күпме - «Татар-информ» материалында.
Пенсия баллары һәр эшләп бетерелгән ел өчен исәпләнә. Аларның саны турыдан-туры керем дәрәҗәсенә бәйле: рәсми хезмәт хакы никадәр югары булса, пенсия хисабына баллар шулкадәр күбрәк күчерелә. Шул ук вакытта бер календарь елда 10нан артык коэффициент алырга мөмкин түгел. 2025 елда бер пенсия баллының бәясе 145,69 сум тәшкил итә, ә 2026 елда ул 156,76 сумга тигез булачак.
Пенсия коэффициентлары эш өчен генә каралмаган. Алар яшь ярымга җиткәнче балаларны карау чорлары өчен дә исәпләнә: беренче бала өчен – 1,8 балл; икенче бала өчен – 3,6 балл ; өченче һәм аннан соңгы балалар өчен – 5,4 балл.
Шулай ук, елына 1,8 пенсия баллары хәрби хезмәт үтү вакыты өчен исәпләнә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бу күрсәткеч елына 3,6 баллга кадәр арта. Шундый ук күләмдә коэффициентлар I төркем инвалидны, инвалидлыгы булган баланы яки 80 яшьтән өлкәнрәк гражданинны караган өчен исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз