Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенсионерлары арасында VII Спартакиадада чүпрәлеләр дә катнашты
Өлкән яшьтәгеләрне физкультура белән системалы рәвештә шөгыльләнүгә чакыру төп максат итеп куела.
(Чүпрәле, 23 май, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Бөек Ватан сугышында җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы пенсионерлары арасында VII Спартакиада үтте. Аның беренче этабы 15 апрельдән 12 майга кадәр муниципаль берәмлекләрдә һәм икенчесе – 19 майда Казан шәһәрендә узды, дип яза район газетасы.
Өлкән яшьтәгеләрне физкультура белән системалы рәвештә шөгыльләнүгә чакыру төп максат итеп куела. Республика ярышларында безнең район командасы составында 15 кеше катнашты һәм спортның алты төрендә көч сынашты. Аерым спортчыларыбызның күрсәткечләре аеруча куандыра. Клара Черновага, мәсәлән, ату буенча тиңнәр булмады һәм ул лаеклы рәвештә беренче урынны яулады. Районыбызның танылган спортчысы Николай Хрисанов 400 метрга йөгерү буенча бер секундка гына оттырып икенче булды. Йөзүдә дә спортчыларыбыз җитезлек күрсәттеләр. Җәүдәт Хәмдиев, Николай Хрисанов, Роза Мөхәммәтшина һәм Лидия Нәсыйбуллина эстафетада дүртенче урынны яуладылар. Галина Матросова ярышларның ике төрендә чыгыш ясады. Парлы теннисчылар арасында Адьфред Яхиев белән Зоя Кузнецова яхшы уйнады. Күңелле стартларда бөтен команда белән катнаштык һәм дүртенче урынга чыктык. Гомуми нәтиҗәләр буенча безнең команда бишенче урынны яулады.
Иң мөһиме, барлык катнашучылар да Спартакиададан бик канәгать булдылар. Менә өч ел рәттән, безнең команда яшел төстәге материалдан бик матур итеп тегелгән спорт киемнәреннән катнаша. Аны алып бирүдә зур ярдәм күрсәткәне һәм Спартакиадада катнашу мөмкинлеге тудырганы өчен район башлыгы Александр Шадриковка ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсебез килә. Аның ярдәменнән башка без спортта да, башка чараларда да уңышка ирешә алмас идек. Спарткиададан һәркем яхшы кәеф һәм рухи көч алып кайтты. Барлык өлкәннәребезне дә актив тормыш рәвеше алып барырга чакырабыз, диелгән район хәбәреднә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз