Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенсионерларны «Мир» картасына күчерүне 1 октябрьгә кадәр озайттылар
Банклар пенсияләрне 2020 елның 1 июленнән соң да теләсә нинди карталарга күчерүне дәвам итә алачак.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклау ихтыяҗы белән бәйле рәвештә, пенсионерларны «Мир» картасына күчерү 2020 елның 1 октябренә кадәр озайтылды. Бу хакта Үзәк Банк сайтында хәбәр ителә.
«Банклар 2020 елның 1 июленнән соң да пенсияләрне теләсә нинди карталарга күчерүне дәвам итә алачак. Бу пенсионерлар үз-үзләрен изоляцияләү шартларында кредит оешмалары офисларына „Мир“ карталарын алырга барып йөрмәсен өчен эшләнә», — диелә хәбәрдә.
1 июльгә кадәр пенсияләрен банк карталарында алучы пенсионерларны илкүләм түләү инструменты — «Мир» картасына күчерү тәмамланырга тиеш. Шул ук вакытта пенсияләрне банк карталары белән бәйле булмаган счетларга күчерү, шулай ук башка ысуллар белән акча алу мөмкинлеге саклана. Хәзерге вакытта «Мир» картасына күчерелергә тиешле пенсионерларның күбесе алардан файдалана инде, әмма әле алмаган кешеләр дә бар.
Элегрәк «Татар-информ» Үзәк Банкы еллык төп ставканы 5,5 процентка кадәр киметте, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз