news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсионерларның акчасы 15,4 мең сумга кадәр артырга мөмкин

Россия Пенсия фонды исәпләвенчә, 2020 елда эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 1,6 мең сумга артачак.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елда эшләмәүче пенсионерның акчасы уртача 15,4 мең сумга кадәр артырга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Пенсия фонды материалларына сылтама ясап хәбәр итә.

Киләсе елда эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 14,3 мең сумга кадәр артачак. 2019 елда әлеге күрсәткеч – 14,9 мең, 2020 елда 15,4 меңгә җитәргә тиеш.

«Без пенсияләр елдан-ел үсәр дип өметләнәбез», - диде Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов фондның киңәйтелгән утырышында.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot