news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсионерларга түләүле юлларда ташламалы йөрү хокукын бирергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов кайбер категория гражданнарга түләүле юллар буенча ташламалы йөрү хокукы кертергә тәкъдим итте. Сүз пенсионерлар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары турында бара. Бу хакта ул «РИА Новости» белән әңгәмәдә белдергән.

Аның сүзләренчә, элегрәк ташламаларны гамәлгә ашыруның техник кыенлыклары турында фикер алышканнар, чөнки камералар йөртүченең социаль статусын билгели алмый. Чернышов билгеләп үткәнчә, моны цифрлы технологияләр һәм булган мәгълүматлар базасы ярдәмендә хәл итәргә мөмкин.

«Без «цифрлар» чорында яшибез: бездә пенсионерлар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр мәгълүматлары базасы бар. Ташламалы йөрүне «Дәүләт хезмәтләре» аккаунтына яки махсус транспорт картасына бәйләү механизмы – абсолют хәл ителә торган бурыч. Бу ведомстволар арасында координация мәсьәләсе», - дип белдерде парламентарий.

news_right_1
news_right_2
news_bot