news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсионерларга коронавирустан кайсы вакцинаны ясатырга кирәклеген әйттеләр

60 яшьтән узган гражданнар өчен вакцинацияләнүнең беренче курсын «Спутник V» препараты белән үткәрергә кирәк.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 60 яшьтән узган гражданнар өчен вакцинацияләнүнең беренче курсын «Спутник V» препараты белән үткәрергә кирәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гридневка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Шул ук вакытта 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен белгечләр беренчел вакцинация вакытында ике компонентлы „Гам-КОВИД-Вак“(„Спутник V“) вакцинасын кулланырга киңәш итә, чөнки иммунитет үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, бу яшь төркемендә икенче компонентны куллану ышанычлырак саклану формалаштырырга ярдәм итә», - дип аңлатты белгеч.

Элегрәк белгечләр «Спутник Лайт»ның әлеге категория кешеләргә вакцинация ясау өчен туры килмәве турында аңлаткан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot