news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсионерларга капиталь ремонтка ташламаны автомат рәвештә билгеләргә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасы депутатлары пенсионерларга капиталь ремонт өчен взнослар түләүгә автомат рәвештә ташлама бирү инициативасы белән чыгыш ясады. Парламентарийлар Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга тиешле мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мөрәҗәгатьтә депутатлар норматив хокукый актларга үзгәрешләр әзерләргә тәкъдим итә. Бу үзгәрешләр пенсионерларга гариза биреп тормыйча гына ташлама билгеләргә мөмкинлеге бирәчәк. Инициатива авторлары әйтүенчә, хәзер документларны вакытында җыярга һәм ташлама сорап мөрәҗәгать итәргә өлгермәгән өлкән яшьтәге гражданнар каралган ярдәмнән мәхрүм кала.

Парламентарийлар билгеләп үткәнчә, кайбер төбәкләрдә әлеге чараны автоматлаштыру буенча адымнар ясала. Әмма мондый карарлар локаль характерда була һәм ташламага хокуклы барлык пенсионерларга да кагылмый.

Шуңа бәйле рәвештә депутатлар дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары нигезендә ташламаларны автомат рәвештә билгеләү механизмын булдыруны кирәк дип саный. Мондый алым гражданнарны белешмәләр җыюдан һәм гаризалар бирүдән азат итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot